
Әдәби марафон 2025
✨12нче көн Онытмадым... Онытмадым... Онытканга гына салышып йөрим, Кызыксынмыйм, имеш, хәзер синең белән. Ә җанымда бер кош бәргәләнә, Куып чыгара да алмыйм. Тирән кергән. Онытмадым... Тик кыланам гына синең алда, Игътибарым, имеш, хәзер башкаларда. Күзләреңә төбәп карар идем, Түзәм. Өзелепләр сине сагынсам да. Онытмадым... Оныткан дип әйтсәләр дә сиңа, Сөюемне җан түрендә саклап йөрим. Коры җавап язам хатларыңа, Үзем исә, кат-кат укып, ятлап йөрим. Онытмадым, гел исемдә... Онытырга теләсәм дә... Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты
249
0