Бәхет сукмагы. Айшанур

Бәхет сукмагы. Айшанур

Бәхет сукмакларын эзләп Уза безнең гомерләр. Ә чынлыкта ул бәхетне Кешеләр үзләре төзиләр. Бәхетле буласың килсә Сукмак эзләп маташма. Бәхет ул үзеңнән тора Зинһар шуны онытма. Бәхет ул бит бик күптөрле Аңлап бетереп булмый. Кемгә саулык, кемгә байлык, Санап бетереп булмый. Һәркем аны үзенчә аңлый Һәркемгә дә ул кирәк. Бәхеткә бит бар да керә Шуны аңларга кирәк. Бәхеткә илтүче сукмакны Таба белергә кирәк. Чын бәхетне тату өчен Шөкер итәргә кирәк.

Тэглар:

267

0