Мөҗәһит "Куаныч" Балалар өчен шигырьләр, әкият 📚 XXX #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь

Мөҗәһит "Куаныч" Балалар өчен шигырьләр, әкият 📚 XXX #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь

12 нче көн "РӘСЕМ ЯСЫЙМ СҮЗ БЕЛӘН" Рәсемнәрне мин сүз белән Ясыймын да куямын. Беркөнне бик кызык чыкты Ап-ак тунлы куяным. Гади куян гына түгел, Ул кырдан чаба иде. Безнең аста зур тизлекле Бер олы чана иде. Куян чаба, без шуабыз, Артта уйный кар-буран. Куян кинәт шып туктады, Мин аңа карап торам. Үзе, мескен, дер калтырый: - Сез миңа тимәгез... — ди. - Минем хакта, кызык итеп, Әкият сөйләгез... — ди. Шул әкият дәфтәремдә Бигрәк матур күренә. Чөнки ул, уку белән үк, Рәсемгә әверелә. Кайчак хәтта терелә...15нче бит #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #Мөҗәһит #әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле

Тэглар:

300

0