
Гөлнара Хәйдәрова "НӘНИ ӘКИЯТЛӘР"
📚❄️ XXX әдәби марафон ~ 12 нче көн ~ Шамгунов Эмир ~ 3 яшь МИНЕМ УЙНЫЙСЫМ КИЛӘ (дәвамы) Шунда ул нәрсәнеңдер елаган тавышын ишетте. Караса, йомшак уенчык аю икән. Ул аюны аңа дәү әнисе бүләк иткән иде. Булат аны кочаклап йоклый, аның белән бергә ашый иде. Ә беркөнне, яңа уенчык алып кайткач, малай йомшак дустының карават артына төшеп киткәнен дә сизмәде... Малай аюны табып алды һәм, кочаклап, апасының курчаклары янына утыртып куйды. Аю рәхмәт әйткәндәй елмая иде. Кинәт каяндыр “Минем вагоннарымны тап әле!” дигән тавыш ишетелде. Булат аның вагоннарын эзләргә кереште һәм бик тиз тапты да... #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты
214
0