
12 нче көн. Физәлия Дәүләтгәрәева "Урау-урау юллар аша"
Тәүге мәхәббәте салган җәрәхәттән йөрәге яраланган Иркә дә башкача трамвай йөртә алмады. Һәр каршы килеп яткан вагонда аңа Самат кул болгап узадыр кебек тоелды. Күпме теләсә дә, юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында уйлый алмады, игътибарын югалтты. Берничә тапкыр җитди рәвештә кагыйдә бозып, кеше таптата язгач, кыз яраткан эшен ташлады һәм ашханәгә пешекче булып эшкә керде. Яратудан түгел, вакыты җиткәнгә генә тормышка чыкты. Ике балалары туды. Ире юньләп дөнья көтмәде, эчте, кул күтәрде. Түзәрлеге калмагач, Иркә иреннән аерылды. Кеше фатирында түләп яшәсә дә, башы тыныч. Авыр булса да, ике баласын ялгызы үстерде. Яшьлек мәхәббәтләрен сакламагангамы, икесенең дә гаилә бәхете китек булды. Саматның гомере ышанычсыз Розага алданып үтте. Кайчандыр Иркәгә кылган хыянәте өченме, ул үзе дә хыянәт ачысында күп газапланды. Иркәсез узган шушы өч дистә ел юкка гына үтте кебек, мәгънәсезгә узды кебек. Икесенең араларына кергән Роза белән тормышлары барып чыкмады. Ярый инде ике балалары булды. Самат алар өчен яшәде, бер ялгызы аларны үстерде. Ә Иркәнең үз язмышы алдында бар гаебе - яратмаган кешесенә чыгуы булды.
Сылтамалар:
172
0