
Урланган яшьлек
12 нче көн Урланган яшьлек Алтын көзнең матурлыгы авылның моңсу тынлыгында бугай.Зөһрә ашыкмый гына авыл буйлап китте. Авылны чыккач урман башлана, азрак гөмбә, балан да җыеп кайтырга иде исәбе. Балачакта әнисе белән кайткач, алар монда җәй көннәрендә җиләк, көзен гөмбә белән балан җыеп китәләр иде. Кайчандыр бу кырлар барысы да гөрләп торган колхоз җирләре иде. Авылдан ерак түгел зур гына буа буенда сыер көтүе туплыйлар, анда җәйге җәйләү була торган иде. Аннан һәрвакыт көлешкән, чиләк чылтыраган, чыбыркы шартлаткан тавышлар ишетелеп, кызыктырып, үзенә чакырып тора иде.
103
0