12нче көн. Лилия Закирова. Язылмаган китап.

12нче көн. Лилия Закирова. Язылмаган китап.

12нче көн #әдәбимарафон2025 ...Һәрбер кешенең сүзен күңелеңә якын алма. Күп кеше гомере буе зарланып яши, тик тормышында ни дә булса үзгәртер өчен бармакка бармак та сукмый. Чөнки җаваплылыкны үз өстеңә алу өчен шактый көч, энергия кирәк. Ә зарланып яшәү күпкә җиңелрәк. Чөнки син үзеңнең бөтен проблемаларыңда үзеңне түгел, башкаларны гаеплисең, ә синең үзеңнән, имеш, берни тормый. "Позиция жертвы" дип атала ул, русча әйткәндә. Андый кешеләр, зарланып, бөтен начар энергияне якын кешеләренә чәчә. Күңелеңне кузгата ала икән, вампир кебек синең энергияң белән туклана башлый. Менә шул. Еламаган балага имезлек каптырмыйлар дип әйтәләрме әле? Син үзең Римманың проблемаларын ничек итеп юкка чыгарырга икәнне хәл иткәнсең. Тик син - Зөлфия, ә Римма түгел. Аңа боларның берсе дә кирәк түгел. Бөтен кешегә дә ярдәм итеп бетереп булмый, Зөлфия. Әгәр синнән үзләре конкрет ярдәм сорамыйлар икән, башкалар өчен берни дә хәл итәргә кирәкми. Хәтта яхшы ният белән дә... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛилияЗакирова #Язылмаганкитап #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

273

0