Хәсән Туфан.Кая шулай ашыгасың,йөрәк?

Хәсән Туфан.Кая шулай ашыгасың,йөрәк?

12 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем Хәсән Туфан.Кая шулай ашыгасың,йөрәк? Кая шулай ашыгасың , йөрәк ? Юлны күбрәк үтәр өченме ? Киләчәккә җитәр өченме ? Алгы көннәр ягына күз төбәп , Кая шулай ашыга соң йөрәк ? Һәр яңа көн — бүтәнчә яңа : Һәрбер көннең аерым төсе бар , Һәрбер көннең аерым эзе бар , — Кара , күзем , туйганчы кара : Һәр яңа көн — бүтәнчә яңа ! Мәңгелекнең шушы төшендә Җуелмаслык итеп һәр иртә , Алтын эзләр калдырып китә Безнең илнең юлы өстендә , Мәңгелекнең шушы төшендә . 1953ел

Тэглар:

105

0