Туфан Миңнуллин " Әти киңәше"

Туфан Миңнуллин " Әти киңәше"

11 нче көн. Яшь чакта әтиләрне тыңларга яратмыйсың инде ул, Туфан абый. Үзең бөтенесен дә беләсең кебек тоела. Менә олыгая башлагач, үз балаларыңа киңәш бирер яшькә җиткәч, әти киңәшләре берәм-берәм искә төшә. Шул киңәшләрнең берсең сезгә дә сөйлим әле. Казанга китәргә җыенам. Укырга. Әти үз каршына утыртты да: – Улым, алдыңа-артыңа, уңга-сулга карап яшә, бу дөньяда син үзең генә түгел, онытма. Югарыга да карап алгала, зур кеше булам дисәң югарыда ни барын белергә кирәк. Түбән дә караштыргала – гыйбрәт өчен анысы. Кем булсаң да, кайда эшләсәң дә, кайдан чыкканыңны исендә тот. Син менә шушы җирнең, шушы авылның баласы, – диде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТуфанМиңнуллин #Әтикиңәше #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

188

0