
Рабит Батулла " Ике җуләр"
10 нчы көн. Бөтен авыл егылып эчкәндә, Сираҗетдин авызына хәмер алмас, китап укып ятыр. Бәлки башкалар кебек эчмәгәнгә, эчеп былагайланып йөрисе урында китап укыганга, аны Җүләр Сирай дип атаганнардыр? Сирай кебек китап укыган кеше авылда юк, авылда гынамы, бөтен төбәгендә юктыр. Үзендә булмаган китапны ул китапханәдән алып укый. Китапханәгә иң еш йөргән ике кеше бар: берсе — Сирай, икенчесе — Гашия. Әллә китап белән дус булганга, әллә мөлаем булганга Сираҗетдин Гашиягә гашыйк иде. Ләкин ул үзенең мәхәббәте турында кызга әйтергә кыймый. Юкса, Сабантуй батыры, куркак егет түгел, кызны күрсә, каушый да төшә. Алып гәүдәле Сирайны бәхетсез мәхәббәт сагышы бөкте. Шул сагыш аның гомерлек юлдашы булды. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #Икеҗүләр #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
114
0