
Юл
Баш очыннан гына ябалак очып үтте. Кем дип уйлады икән ул мине? И рәхмәт, ябалак, ярый уяттың син мине, туңып үлүдән коткардың бит. Куллар, битләр туңа башлаган, тиз-тиз генә уам тегеләрне. Тәндә көч барлыгын сизәм һәм алга омтылам. Берчә шуышам, берчә билдән тирәнрәк көртне яра-яра алга атлыйм. Түз, Рәшит, түз! Шушында туңып үлсәң, Рәсимә нәрсә дияр соң? "И хәстрүш, тракторишка, кешечә үлә дә белмәде бит, авылы янында катып үлгән", − дияр бит. Һәм мин бар көчемне җыеп янә алга омтылам... Шунда ферма түбәсендәге колгага эленгән фонарьнең утын күреп калдым. Авыл яп-якын икән дә ләбаса. Тик, нишләптер, авылның икенче ягыннан килеп чыкканмын. Бик озак барган кебек тоелды шул. Эх, фермага шуышып барып җитә алсам, исән калдым дигән сүз. Сыерлар арасында йокларга да риза. Шуышып булса да бар, бар, Рәшит. Сине исән-сау килеш көтәләр бит. Әтиең, әниең, апаң, абыйларың көтә. Рәсимә дә көтә торгандыр. Эх, менә шундый чакта телефоның булса икән! Төймәсенә генә басып: "Әткәй, сәлам, бу мин, Рәшит улың, ферма янында гына, җирдә кардан шуышып кайтып киләм. Юл бөтенләй юк, хәл бетте. Ярдәм кирәк! Ауга барган кебек итеп киң чаңгыларыңны так та, минем янга кил. Миңа да чаңгылар ал, кар билдән югары. Тизрәк бул, пока!" И бетте бит инде шуның белән, ярдәм килә дә җитә бит. Ә хәзергә хәл бигрәк мөшкел шул, акырып кычкырсаң да, беркем дә ишетмәячәк... Кычкырып карарга да итәм, ләкин "әткәй, бу мин − улың Рәшит..." дигән сүзләр авыздан пышылдап кына чыга, кайда ул кешеләр ишетү, үзем көчкә ишетәм... Төрлечә үземне үгетләп, тагын алга шуышам. Йокламаска, тик йокламаска гына! Инде ферма тәрәзәләрендәге утлар да күренә башлады. Ул утлар якынайган саен йөрәк ешрак тибә, көч тә арта сыман. Котыласың бит, Рәшит, не подкачай! Тагын бер йөз метрдан каравылчы өенә барып җитәм... Иң авыры шушы азаккы метрлар булды. Кар сазының да шундый рәхимсез була алуына менә шул азаккы йөз метрны үткәндә төшендем... Һәм мин, ниһаять, каты җирдә. Бераз рәхәтләнеп, таза итеп чистартылган юлда һушсыз булып аунап яттым. Ирек! Үземне шундый бәхетле итеп хис итте
149
0