Каһәр

Каһәр

– Ераграк шул... – диде Шачин, гаҗиз кыяфәттә. – Шулай да беренче мәлләрдә ярап торыр, булмаса...Алар бүген төнлә шәһәрне калдырып китәргә дип килеште. Митавада подполье үзәге эшли башлаган. Якындагы ике айга шундый боерык бирелгән. «Сиңа, Рита, аеруча сак булырга кирәк, – диде Шачин. Нигә ичмаса Отто фамилиясенә күчмәдең? «Мейзер» дигән фамилияң дә, йөзең-битең дә яһүдә икәнеңне кычкырып тора. Бер карау белән беләчәкләр. Полициядә моның өчен махсус белгечләр куйганнар, ди. Миндә Туркалы фамилиясенә паспорт бар, фотосын үзең ябыштырырсың. Килештекме?...» Шачин, сүзен тәмамлап, китәргә җыенды. Иң элек яңагын яулык белән бәйләп куйды (янәсе, авыру кеше кыяфәтенә керә), борын төбенә шактый калын мыек ябыштырды, аннары кәкре башлы таягына таянды да, бер аягына аксаклап, ишеккә таба титаклады. «Кичкә кадәр!» – диде ул, бусагадан атлап чыкканда. Ир белән хатын юлга җыенырга кереште. Кыйммәтлерәк кечкенә әйберләрне идән астына яшерделәр. Затлы кием-салымнар, табак-савытлар, келәмнәр дә шунда сыеп бетте. Төн караңгы иде. Отто юлны яхшы белә, дөресрәге, юлсыз җирдән – межалардан, урман эченнән атладылар. Күңелсез булмасын өчен, Шачин үз башыннан кичкән хәлләрне сөйли башлады, чөнки Отто күңелендә ышаныч тудыру өчен дә җаныңны ачып салу кирәк иде. Үзең ихлас булмыйча торып, башкалардан ихласлык көтә алмыйсың.

Тэглар:

155

0