Фәнис Яруллин "Гайни"

Фәнис Яруллин "Гайни"

Киткәннәрме соң майлап? Урамнар бүген тайгак. Булмаса да этүче, Егыла һәрбер үтүче. Мәктәптән кайта Гайни, Аның аягы таймый. Итекләре дагалы — Аның шул шәп чак әле. Күрә Гайни: бер чатта Бер карт егылып ята. Йөгереп бара, торгыза, Тагын шактый юл уза. Барган саен, отыры Күбрәк очрый карт-коры. Гайни кебек нык терәк Бик күп кешегә кирәк.

Тэглар:

155

0