
ФәнисЯруллин "Әйбәттә миинем әби!"
Ни тотса шуны булдыра — Минем әбием шәп тә! Аның эшләгән эшләрен Бетералмам сөйләп тә. Төймәне өздереп кайтсам, Тагып бирә шалт кына. Галстугымны югалтсам, Табып бирә ялт кына. Китапларны, дәфтәрләрне Тикшереп, карап тора. Ертылган битләре булса, Тота да ябыштыра
99
0