
Илдар Юзеев Бездә - бәйрәм, бездә - туй!..
12 нче көн Кемнәр башын түбән игән? Зарларыңны өз дә куй... Кил әле безнең урамга – Бездә - бәйрәм, бездә - туй! Күреп торам йөзегездән: Сездә сагыш, сездә уй... Кил әле безнең өстәлгә - Бездә - бәйрәм, бездә - туй! Челтер-челтер килсен табын – Өстәлләргә тез дә куй... Кой әле, кой касәләргә - Бездә - бәйрәм, бездә - туй! Ал гармуның, җырла дустым, Үзәкләрне өз дә куй... Кайгыларга урын бирмә - Бездә - бәйрәм, бездә - туй! Тыпыр-тыпыр биеп җибәр: Сездә - гәүдә, сездә - буй! Ташла дөнья борчуларын – Бездә - бәйрәм, бездә туй! Син үзеңне читтә тойма, Чын безнеңчә бездә той... Рәхәтләнеп җырлыйк-көлик – Бездә - бәйрәм, бездә туй!
72
0