Т.Гарипова." Асыл ташлы муенса"

Т.Гарипова." Асыл ташлы муенса"

12 нче көн. #әдәбимарафон2025 - О, картәни! - Гөлфия аны иңбашыннан кочаклап алды.- Туйда, һичшиксез, биетәбез сине! - Туй...- Бөтенесе дә кашыкка үрелде. Сабира Шакировнаның карашы гына бер ноктада эленеп калды. - Туй... Бишбармакка ябырылган халык Сабира Шакировнаның карашы бер ноктада тукталганын да, аның алдындагы кашыкның кыймылдап та карамаганын, тәлинкәсенең тулы килеш мөлдерәп утырганын да шәйләмәде. Карчыкның күңелен булачак кодагыеның ачык изүеннән күренгән алтын чылбырга тагылган кулон биләде. Баярак ул күренмәгән иде, әле хатын, эсселәп, кофтасын салган. Ах! Ул кулонны икенчеләр белән бутап булса!!! #ТатарстанКитапНәшрияты #ТаңчулпанГарипова #Асылташлымуенса #Нурлатмарафончылары #МиллионТатар #58нчетөркем

Тэглар:

174

0