12 нче көн. #Әниләрмарафоны2025

12 нче көн. #Әниләрмарафоны2025

Сәкинә Хәйруллина. Яшерәсе серем юк сездән Ачык китап кебек тормышым Әле шатлык, әле кайгыдан Мөлдерәмә гомер тырысым. Шатлыкларны уртак бүоештем, Кайгы килсә - күкләр каралды. Аһ, дисәк тә җергә аһылдап, Өнебездән хәсрәт таралды. Сертотмаслар бәлки булгандыр, Ярлыкасын ходай үзләрен. Барыгызны тигез күргәнгә, Каплангандыр зирәк күзләрем. Курай булып илгә чыкканчы Үзем сөйлим дидем серемне. Капламасын күңел күгемне Болыт булып серләр сөреме. Ышанганны халык бәяли, Ялгышса да кичерә хатасын. Күптән сеңгән татар халкына Таш атканга ашын атасы. Мин бит гади адәм баласы, Таянычым - Сез ул, кешеләр. Ышанычым берчак киселсә, Иңнәр түгел, таулар ишелер. Бер тиендә калмый чишмәгән, Җитмеш ишеге ачык күңелнең. Сусауларын җанның басарга Гөлләр булып сезгә түгелдем.

Тэглар:

82

0