
Җыр язам. Гөлүсә Шаһбан
12 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Җыр язам Җыр язам да иртә таңда, Өйрәтәм сандугачка. Сайрасын дип көне-төне, Өзелеп сагынгач та. Шигырь язам болындагы Ак ромашкалар күреп. Һәм очырам зәңгәр күккә Моңлы бер җырга төреп. Җилләр, димен, җырларымны Илтегез туган җиргә. Ә туган як һәр иртәдә Тибрәлсен шушы җырда. Минем моңлы җырларымны Отып алсын авылым. Кошларга кушылып җырласын, Бәлки, үтәр сагынуым. Юк! Сагыну - гомер буе Басылмас сагышым ул. Авылымны ташлап китү - Төзәлмәс ялгышым ул. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәШаһбан #Күңелэретерлексүзләрбар #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Казан"АкБүре"Нәшрияты
106
0