12 нче көн #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"н

12 нче көн #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"н

Икенче килгәндә психологның ишек төбендә тагын бер хатын утыра иде, ул да йончыган, йөрәк әрнүе йөзенә чыккан. Кызык, бәхетсезләр барысы да бертөсле микәнни? Гашыйклар әллә каян күренә: күзләре ут яна, авызлары ерык, күктә очалар. Ә без? Барыбыз да, бер битлек кидергән кебек, мескен булып йөрибездер инде. Йөзләрдә газап кына түгел, алар көл төсенә кергән, күзләр сүнгән, иңнәр асылынган... – Сезнең чиратмы? – диде Фирая. – Сез үтегез, булмаса, – диде теге хатын, газаплы карашын төбәп.

Тэглар:

96

0