
Әдәби марафон 2025
✨11нче көн Гомер юлы Үз сукмагы җирдә һәр кешенең, Язмышына язган үз юлы. Кайчак язмыш җанны саташтыра, Кайчакларда илтә гел туры. Менәр таулар биек булган саен, Эре ташлар түши каршыга. Адымнарны саный-саный атлап, Бездән алда язмыш ашыга. Кыен чагы була күңелләрнең: Тарая күк иркен юлың да. Кысан сукмаклар да җитә кебек, Якын кешең барса яныңда. Юлларыбыз алдан язылгандыр, – Барысы да Ходай кулында. Илтсен алар йөрәк дәшкән якка, Адашиырмый гомер юлында. Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты
120
0