Җыр белән туа таң. Гөлүсә Шаһбан

Җыр белән туа таң. Гөлүсә Шаһбан

11 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Җыр белән туа таң Җыр белән туа һәр таң, Җыр белән кичләр җитә. Җыр белән ялгана көннәр, Гомер җыр белән үтә. Җыр белән үткән гомерләр Үкенерлек булмый ул. Җырга-моңга тулган күңел Беркайчан да тынмый ул. Җыр булса, булсын моңлысы - Моңлы җыр үлми, диләр. Татар җырлары, һай, моңлы, Үзәк өзәрдәй җырлар. Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Өзелсә өзелсен күңел... Моңлы җырларга кушылып Җырламый мөмкин түгел. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәШаһбан #Күңелэретерлексүзләрбар #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Казан"АкБүре"Нәшрияты

111

0