
Гөлнара Хәйдәрова "НӘНИ ӘКИЯТЛӘР"
📚❄️ XXX әдәби марафон ~ 11 нче көн ~ Шамгунов Эмир ~ 3 яшь 🧸 МИНЕМ УЙНЫЙСЫМ КИЛӘ (дәвамы) Өйгә керүгә Булат бүлмәләренә күз салды. Апасының курчаклары, йомшак уенчыклары, елмаеп, киштәдә утырып тора. Ә Булатның машиналары... Алар, моңсуланып, карават һәм өстәл астында аунап ята. Лего һәм пазл кисәкләре идәнгә чәчелгән. Робот, шакмаклар, туп, бөтерчек, тагын әллә ниләр кәрзиндә өелеп тора. Малай бүлмәнең төрле почмакларында яткан машиналарны бер күчкә җыеп куйды. Күбесенең көпчәкләре дә юк икән. Көпчәксез машина белән уйнап та булмый. Нишләргә белмичә утырган малайга апасы Алсу булышты. Алар бергәләп машиналарның көпчәкләрен таптылар. Машиналары белән малай рәхәтләнеп уйнады. Аннары аларны пөхтә итеп тартмага җыеп куйды. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты
212
0