
Рәзил Вәлиев "Тик минеке"
11нче көн #әдәбимарафон2025 Җилләрдән мин сафлык таләп иттем, Болытлардан аклык сорадым. Хаклык эзләп, пакьлек эзләп җирдә Тирәнәйде маңгай сырларым. Күңелемә кайгы-сагыш төшсә, Ак чәчәкләр җирдә эзләдем. Офыкларга карап көтә торгач, Офыкларга мандым күзләрем. Аклык эзләп гомер иткәнгәме, Ап-ак булды чигә чәчләрем. Шатлыгымны җилгә сибеп йөрдем, Тик кайгымны җиргә чәчмәдем. Моннан ары күзне күккә төбәп, Буш хыяллар белән йөрмәмен. Минем бәхет тик минеке булыр, Туктамасын гына йөрәгем. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәзилВәлиев #Тикминеке #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
177
0