
Рәхмәт. Айшанур.
Бүген рәхмәт көне диләр Рәхмәт барча кешегә. Мине белгән кешеләргә Барлык тирә-күршегә. Рәхмәт яраткан кешемә Рәхмәт улым, кызыма. Чын күңелдән рәхмәт әйтәм Минем һәрбер дустыма. Әти-әниемә рәхмәт Мине тудырган өчен. Яшьлекләрен сарыф иткән Минем киләчәгем өчен. Рәхмәт апага, абыйга Рәхмәт энем, сеңлемә. Сез яшәргә көч бирәсез Нур өстисез күңелемә. Интернеттагы дусларга Аеруча зур рәхмәт. Сезне күреп белмәсәм дә Сезнең белән бик рәхәт. Чын күңелдән рәхмәт әйтәм Бердәнбер Аллаһыма. Биргән барча нигъмәтенә Бүгенге тормышыма.
Сылтамалар:
148
0