11 нче көн. #Әдәбимарафон Гайнетдинова Дания "Ялгыз таган"

11 нче көн. #Әдәбимарафон Гайнетдинова Дания "Ялгыз таган"

Табигать үзе дә сабый бала кебек саф, үсмер кызлар сыман нәфис һәм гомер йөген сабыр гына иңнәрендә күтәрә алган өлкәннәр төсле акыллы да бит ул. Туган ягымның ис киткеч гүзәл табигатен, чишмә буйларын, бормаланып ак кан инешемне күпме тапкырлар киндергә төшерсәм дә, аның барлык бизәкләрен сурәтләп бетерә алмадым шикелле. Әнә чишмә сукмагы әле дә булса балачак эзләребезнең жылысын саклый сыман. Туган жиремнең туфрагы да үз баласын, әллә кайлардан танып алгандай, елмаеп каршылый, күктән кояш нурларын сибә, шаян җилләр иңнәремә кагылып үтә, әйтерсең лә әнкәм куллары!.. 8 нче бит #ДанияГайнетдинова #Ялгызтаган #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44.

Тэглар:

77

0