Һәркемгә бер кояш

Һәркемгә бер кояш

Атна буе чыдам була белгән әнкәй бетте, сыгылды. Инде елый да алмый башлады, тыны кысыла, йөзе күгәрек төсенә керде. Валидол биреп карыйбыз, пустырник эчерәбез – файдасы күренми. Ярый әле күрше апай: «Улым алып кайткан иде, шул ярамасмы», – дип, өеннән кабы белән укол күтәреп керде. Фельдшер: «Бик кыйбатлы укол бу, рецепт белән генә бирәләр. Нәкъ кирәге», – дип, әнкәйгә укол ясарга әзерләнде. Кесәмдә кармаланып, кулыма эләккән кәгазь акчаларны күршебезгә суздым: – Мең рәхмәт сиңа, Миңниса апа! Үзең кайгыларсыз яшә берүк! Миңниса апаның күзләренә шул мәлдә рәнҗү кереп тулды. Акча тоткан кулымны, корт чаккандай сискәнеп, читкә этте. – Син нәрсә, Зөһрә үскәнем? Авылдаш түгелме мин сиңа? Күрше түгелме? Тыгып куй, күземә күрсәтмә... Яңа гасырдагы яшәешеңне ничек кенә талкымасыннар, син барыбер әле дә кешелеклелек үрнәге, авылкаем... (134-135 нче битләр)

Тэглар:

71

0