НИШЛӘДЕҢ СИН, БАЛАМ?

НИШЛӘДЕҢ СИН, БАЛАМ?

Асиянең Фәниле әй дә көйсез булды инде. Тикмәгә генә әйтмиләр инде, бер ялгызы бала үстерүе авыр диеп. Шуның кадәр елак, шау-шулы булды. Бер эш эшләргә дә ирек юк иде. Аз гына йоклаган арада ашарга пешереп өлгерсә бик яхшы. Төннәрен чүпрәк-чапрак юып үтә иде мескенкәемнең. Ләкин беркемгә дә зарланмады. Әле буш вакытларында йон оекбашлар, бияләйләр бәйләп, күрше әбигә биреп җибәрә иде, районда базар тирәсендә үз товары белән сатарга. Шулай итеп булса да акчасын эшлисе. Йомыркаларын сатты. Үзе ашамаса ашамады, акчасы булсын. Бала үсә төшә, кием кирәк. Фәниле бигрәкләр дә баһадир булды бит. Асияләр ягында андый нәрсә юк, Фәнзилләр ягына охшагандыр инде. Бик зур авырлыклар белән ике яшенә кадәр үстерде дә, эшенә чыгыйм дисә, зина бала тапкан тәрбиячене алмыйбыз диеп, хезмәт кенәгәсен кулына биреп кайтарды бакча мөдире. И елады да соң инде Асия. Кемгә зыяны тиде аның? Балалар үлеп яратып торалар. Ничек яшәргә? Нигә шулай рәнҗетәләр Асияне? Ярый әле колхоз предсидәтеле Салават абый бик яхшы кеше булып чыкты. Асияне үз янына чакыртты бер көнне: - Асия, эшеңнән алганнар икән диеп ишеттем. Бу баһадирың белән нинди акчага яшәрсез икән? Асия елап ук җибәрде. - Әйе шул, Салават абый. Мин әллә нәрсә эшләгән кебек. Бары тик картлык көнемдә таянычым булыр диеп бала алып кайтканга, эштән чыгардылар. - Елама, Асия, елама. Баһадирыңны бакчага урнаштыр да, аны алырга тиешләр, баланың гаебе юк. Алмыйлар икән туры миңа. Районнан алдырттырырмын мин аларны. Ә үзең колхоз ашханәсенә керәсеңме? - И ...Салават абый! Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтләре. Нишләп кермәскә. Миңа хәзер бер тиен акча да акча. - Бар, балаңны урнаштыр да, эшкә чыгарсың, яме. Асиягә канатлар элделәр гүя. Аның яшәү көче артты. Балалар бакчасына кереп мөдир белән сөйләшеп, икенче атнага баланы алабыз диделәр. Аныңчы, районга барып, табибларны үтеп, справка алып кайттылар. Малае сау-таза иде, Аллага шөкер. - Менә бит, улым! Барысы да җайланды. Син бакчага йөрерсең. Ә мин ашханәгә эшкә. Безгә җитәрлек акча булыр, Аллаһ боерса. Аллаһ Тәгалә ташламас әле. Зина дисәләр дә, син мин

Тэглар:

184

0