Юл

Юл

Армиядән кайтып, Уфада эшләп йөргән чак. Яңа ел якынлашып килә. Көтеп алган бу бәйрәмне авылга кайтып, туганнар белән бергә каршыларга исәп. Көннәр суык тора. Берничә көн элек буранлап кар яуды да, кинәт суытып җибәрде. Радиодан "... кайбер районнарда һава температурасының утыз биш градустан да түбәнәюе көтелә...", − дигән сүзләр колакка чалынып калды. Тик яшьлек дәртен каты суыклар белән генә тыеп буламыни? Кайтам дигәч, кайтам инде, бернигә дә карамыйм. Әти-әниләргә,туганнарга күчтәнәчләр алдым да, автовокзалга юл тоттым. Җылы автобуста изрәп йоклап киткәнмен. Йөз илле чакрым араны үткәнемне сизми дә калдым. Чатта төшеп калырга кирәк. Автобусның алгы ишеге янынарак барып, шофердан мине төшерүен сорадым. Шофер, өлкән яшьләрдәге абый: − Егет, машиналар бик сирәк, авылыңа еракмы? − дип сорады. − Утыз чакрым гына. Безнең якка машиналар йөреп тора ул, − дип җавапладым. − Район үзәгенә хәтле барыр идең, суык көчәя бит, − дип, мине үгетләмәкче булды ул. − Рәхмәт, абый, һә дигәнче кайтып җитәбез аны, сау булыгыз, − дип, юлга аяк бастым. Автобус китеп барды. Чынлап та, әллә җылы автобустан чыкканга, һава салкыная төшкән кебек тоелды. Чатта өшеп торганчы дип, юл кырыеннан, шәп-шәп атлап киттем. Артка борылып-борылып, берәр машина килми микән дип, күз салгалыйм. Барысы да кайтып беттеләр микәнни? Юктыр. "Әле кайтучылар булыр", − дигән өмет күңелне җылыта. Аяз көн. Күктәге кояш инде офыкка авыша. Күңелдә бәйрәмчә тантана. Мин бит авылга кайтам. Сюрприз булсын әле үзләренә. Күрше кызы Рәсимә дә кайткандыр әле. Кич клубка чыгып, дус-ишләр белән күрешеп, берәр кино да карап алырбыз. Мөгаен, Рәсимә дә чыгар клубка. Шушы кызга күзем төште бит, әй! Беткәнмени башка кызлар, җитмәсә, үзен эрерәк тота. Чынлап йөрешергә иде исәп, диюемә: − Әй, Рәшит, мин бит калада яшәр өчен туган кеше, йә актриса, йә җырчы булырга хыялланам. Ә сиңа шул машина белән трактордан башка бернәрсә дә кирәкми бит. Дөрес сүзгә җавап юк шул. Чынлап та, ныклабрак уйлап карасаң, тиң түгел шул мин аңа. Ә күңел дигәнең... Аңлатып буламыни соң аңа бу тиңсезлекне?

Тэглар:

174

0