11 нче көн. Зифа Кадырова "Бәхеткә юл кайдан?"

11 нче көн. Зифа Кадырова "Бәхеткә юл кайдан?"

Pамис ашыга-ашыга төшке ашка өенә кайтты. Ишек алдында торган бик яхшы машинадан бер кеше чыгып каршысына баскач, игътибар итмичә узмакчы иде дә, теге кеше беләгеннән тотып туктатты. – Әллә танымыйсың? Рамис текәлеп карагач таныды, тик бер дә сөенмәде. — Миргаян? Да-а, сине танырлык та түгел! Ул теге ябык малай түгел шул инде, түгәрәк кенә корсаклы, ялтыр шома яңаклы, дәрәҗәле олы ир уртасы. Аларның бик күп еллар күрешкәне юк иде шул. Ул арада машинадан апасы да килеп чыкты. — Исәнме, улым, менә хәлләрегезне белергә килдек әле, апамны да күреп китим дим. Рамис эндәшмәде, туганнары булса да, бер дә кеше күрәсе килеп тормый иде шул. Бигрәк тә Миргаянны. Рамис кунакларны өйгә чакырырга ашыкмады. Бер дә өйдәге хәсрәтне ачып саласы килмәде. Чакырмаса да яхшы түгел, кертмәсәң, әллә ни уйлаулары бар, кертсәң, анда – бикле бүлмәдә утырган әнисе... – Әллә өйгә дә кертәсең килми инде, улым? Мин апаны булса да күреп китим. Теге фатирга кергән идек, анда да ишек ачучы юк, әниең мондадыр бит? Рамис берсузсез алга атлады. Фатирның ишеген ачуга, эчке булмәдән әнисенең моңланып шул бер үк җырны җырлавы ишетелде. Ишек төбендә барысы да шым гына тыңлап тордылар. Рамис килеп әнисе бүлмәсенең ишеген ачты.

Тэглар:

187

0