Фәүзия Мөһәммәтова Кабул итә күр...

Фәүзия Мөһәммәтова Кабул итә күр...

Хисләремне синең тарафыңа Ирештерер юллар эзләмим. Үз иркен югалткан ул хисләрнең Көчсезлегеннән нәүмиз лә мин: Ул самими хисләр дәрьясында Йөзмим, дисәм, инде күптәннән, Хисләр җиле кагылып үтүгә Нидер көтәм безнең үткәннән... Күңел тәлгәшендә калган хисләр Юлланылмый кибеп-корырмы? Әллә язмыш хисләр өермәсен Җилкән итеп киереп торырмы?! ...Хисләр дәрьясында ялгыз җилкән - Буйсыныр да хисләр иркенә, Киерелеп тарафыңа очар, - Кире бормый кабул ит кенә!..

Тэглар:

45

0