11нче көн. Лилия Закирова. Язылмаган китап.
11нче көн #әдәбимарафон2025 ...Чү, тукта, сабыр, - Бәхтияр сак кына Зөлфиянең җилкәсенә кагылды. - Алай дип әйтергә ярамый, Зөлфия. Ходай Тәгаләне ачуландырырсың. Бу тормышта һәркемгә үз сынавын үтәргә туры килә. Нык бул. Тормыштан ваз кичәргә ашыкма. Иң мөһиме - кызың исән. Син дә яшәү көчен югалтсаң, аңа савыгырга кем ярдәм итәр? Булган хәлләрдә үзеңне гаепләмә. Тормышта бар кеше дә ялгыша. Ничек яшәргә кирәк булу турында инструкция бирмиләр шул, кызганычка каршы. Тик ялгышулар да - безнең тормыш. Аны сызып ташларга ярамый. Дөрес нәтиҗә ясап, алга таба атларга кирәк... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛилияЗакирова #Язылмаганкитап #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
52
0