
Т.Гарипова. " Илекәй" повесть
11 нче көн. #әдәбимарафон2025 Зиярәт кылганчы, авылны урап чыкканчы, байтак вакыт үтте. Һәр өй нигезендә тукталдылар, анда-монда ялтыраган пыяла ватыгына, серәеп утырып калган багана йә кирпеч өеменә карап, әллә никадәр истәлек сөйләнелде. Өй алларындагы агачлар гына тере. Талы - тирәккә, сирене куаклыкка әйләнгән. Шомыртлар бар, алардан тирә-якка хуш ис бөркелә. - Тегендә, - диде Гыйндулла, күзлеген туктаусыз ышкып, Германда, Франциядә , дим инде... яше буыннар белән исәбе белән үлчәнгән йортлар бар. Һәр йорт - гаилә тарихы. Гаилә тарихы илнекенә ялгана - шулай дәвам итә дә итә. Хәтта вакыт туктап калган сымак. Өйләренә керсәң, әллә никадәр буын элек яшәгән әби- бабаларының портретлары. Безнең ил капитансыз кораб сымак. Кайдан килгәнен, кая киткәнен беркем белми. Авылларны йә эреләтәләр, йә кечерәйтәләр, йә бөтенләй җир өстеннән юк итәләр. Җиргә бер көн халык хуҗа, иртәгесен ул җир синеке дә, халыкныкы да түгел. Адәм, дүңгәләк сымак, ары чаба, бире чаба - тукталышы юк. Тукталышы әнә, - Әхмәтҗан ияге белән зиратка ымлады, әле без булган җир. -Әйе, әле зират бар. Тарихның дөресе - ташларга уелганы. - Гыйндулла тынды. Ары табан, Нурулланың өенә кайтып кергәнче, тавыш-тынсыз атладылар. 207 нче бит. #ТатарстанКитапНәшрияты #ТаңчулпанГарипова #Илекәй #ТатнетныҮстерүФонды #Нурлатмарафончылары #МиллионТатар #58нчетөркем
161
0