11 нче көн Әдәбимарафон2025
Урау-урау хәтер юлларыннан Атлап барам...Назлы җил исә... Ул юл шундый матур...Шундый якты Югалтулар гына җанны кисә... Сабый чакны юлда очратмадым Күренмәде, тәпи йөрмәгәч Ул бәллүдә изрәп йоклыйдыр шул Әнкәм җырын тыңлап, бәләкәч... Юлда барам....Садә бала-чагым Йөгереп чыга минем каршыга... Кочаклый да, тизрәк кулын болгый Уенгадыр инде ашыга... Күп тә үтми, дәртле яшьлек чагым Бии-бии чыга каршыма Вакыты юк икән, бик тиз китеп барды Кичке уенга ди ашыгам... Шулай үтә инде безнең гомер Ашыгабыз, туктап тормыйбыз... Үтеп киткәч кенә, уйлар белән Үткәннәрдән күзне алмыйбыз... Артта - еллар...Алда- озын юллар Бертуктаусыз вакыт чаба гына... Шул вакытка утырып еллар чаба Тукталышлар юк шул...Юк анда... Рүзилә Гатауллина
48
0