Урланган яшьлек

Урланган яшьлек

11 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Урланган яшьлек - Алайса, котлыйбыз, ханым. Сез озакламый ана булачаксыз. - Зөһрә , аптырап , ни әйтергә белмичә , креслода утыра бирде, тагын башы әйләнеп китте, яшь табиб тотып калды. - Хәнифә Хәлиловна, бу аның беренче балага узуы. - Табиб, чыгарга җыенган җиреннән туктап: - Ә сезгә ничә яшь, нишләп моңа чаклы бала тапмадыгыз? - Миңа балагыз булмаячак. диделәр.Мин хәзер дә моңа ышана алмыйм, - диде Зөһрә, көчкә телен әйләндереп. - Утыз яшьтән соң инде өметләнмәдем дә... - Матурым, сезнең бар җирегез сау - сәламәт, сез әллә кайчан балалы булырга тиеш идегез, бу - кемнеңдер ялгышлы.

Тэглар:

271

0