11 нче көн. Әнгам Атнабаев "Ялгыз миләш"

11 нче көн. Әнгам Атнабаев "Ялгыз миләш"

Юлым кышкы урман аша, Тирә ягым тып – тыныч... Тантаналы тынычлыкта, Арта гына куркыныч. Бара торгач, күңелемә Хәтта шундый шик килде: Бу дөньяда барысы да Туңып үлгән шикелле. Күзем төште бер ноктага,- Тукта! - Анда кем тора. Туңган дөнья уртасында, Ялгыз миләш утыра. Ул туңмаган - янып тора, Күзләрендә кан яше. Кемнәр өчен елый икән, Ялгыз миләш тәлгәше?.. Әллә мине табалмаган, Әллә сине югалткан, Миләш телен белмимен шул, Аңламас ул юатсам. Гомеремнең бер мизгеле, Урман аша юл үтте... Туңып барган йөрәгемне, Ялгыз миләш җылытты.

Тэглар:

61

0