
11 нче көн. #әдәбимарафон2025
Фәүзия Мөһәммәтова Кышкы көн үз матурлыгын Җиргә көмештән койган. Ак рәшә бәллүр тәрәзгә Көмештән бизәк уйган. Көмеш төс иңгән кар-палас Түшәлгән җир өстенә. Бөреләр төренгән бәс тә Әллә чын көмеш кенә?! Көмеш бәс керфеккә куна, Чәч бөртегенә сара. Күз алдында көмеш дулкын - Рәшә уйнаклап бара... Чем-акны көмешкә манып Кояш нурлары аша, Кышкы көн үз матурлыгын Тасвирларга маташа.
55
0