Хәсән Туфан.Киек казлар.

Хәсән Туфан.Киек казлар.

11нче көн #ХәсәнТуфан #Киекказлар #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #НурлатМарафончылары #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар Хәсән Туфан.Киек казлар. Яңгырларда-явымнарда, Давылларда-җилләрдә Киек казлар кыйгылдаша Мин белмәгән телләрдә. «Сезнең юллар кай якка?» —дип Кыр казыннан сорадым. Кыр казлары ни диләр соң? — Телен белмим шуларның. Кыр казлары кыйгылдаша. Җырлашалар микәнни? — Туган илләр кала бит, — дип Елашалар микәнни? — Сау бул инде, хуш бул инде, Киттек, якташ! — диләрдер, — Әллә кайтыр, әллә кайтмас Безнең башлар, — диләрдер. Кыр казлары, юлда сезне Давыл көтә, җил көтә. Туган-үскән илләреңдә Яшәүләргә ни җитә? Казлар кебек очасым да, Китәсем дә юк инде, — Кыйгак-кыйгак, илем ерак, — Диясем дә юк инде. Безнең дә бит шулар сыман Киткән еллар бар иде; — Кыйгак-кыйгак, илем ерак, — Дигән чорлар бар иде. Кыйгылдашып болытларда Мин белмәгән телләрдә, Киек казлар китеп бара Мин күрмәгән илләргә.

Тэглар:

147

0