Вакыйф Нуруллин "Җавап бир кеше"

Вакыйф Нуруллин "Җавап бир кеше"

Әмма бу мәсьәлә моның белән генә бетмәде, аның исе тагын бер тапкыр чыгып алды әле. Кайсы барып тишкәндер, отчет-сайлау җыелышыннан ары атна-ун көн үтү белән, Ханәфине райкомга чакыртып алдылар. Икенче секретарь чакырткан иде. Бик коры, әмма гадел, кыйшык-мыйшык эшләрне җаны сөйми торган Мансур Сабирович иде ул. Чакыртып алды да: - Синең өстән жалоба бар, егет,- диде.- Әйт әле дөресен генә, кая куйдың син шулкадәр продуктны? Механизаторларга ашаттым, дия алмыйсың, чөнки синдә юк алар! Башка колхозлар шикелле, язгы чәчү, урып- жыю чорында кырда эшләүчеләреңә төшке аш ашату да оештырмаган идең! Ә утыз җиде сарыкның, ике сыерның башына житкәнсең! Моны ничек аңларга куша- сын, Хәйретдинов? Ханәфинен, әлбәттә, аны ышандырырлык жавабы юк һәм була да алмый иде. - Үзем ашап бетермәдем инде шул тикле әйберне, колхоз кирәгенә тотылды, - дигән булды ул, авыз эченнән ботка пешереп.

Тэглар:

55

0