11нче көн #әдәбимарафон Гүзәл Галләмова "Зәңгәр кыңгыраулар"
Ижат гаменең үз авазлары бар иде шикелле. Ул, әнә шул эчке тавышларга буйсынып, ак кәгазьгә Булат исемле персонаж өчен тәкъдир язарга кереште. Шешенке күзләре алдына Булатны китереп бастырды. Әйе, авылдашлары юләр ярлыгы таккан чулак, өйләнмәгән, җыр-моңга хирыс, рәсем ясарга сәләте булган беркатлы авыл егетенең язмышын, утыз тугыз яше тулгач, үзгәртәчәк ул! Аңа үзе теләп кияүгә чыгачак, бала табачак, аны танылган рәссам итәчәк! Көлсеннәр, әйдә! Зөлхәбирә сантый Булатка чыккан дисеннәр! Сантый Булаттан бала тапкан дип гөрләсеннәр! Бүгеннән бу ир- егет аның кулында! Ул аның язмышын көчле итәчәк. Драма ахырына Булат картиналар күргәзмәсе ачар. Ул барлык классташларына чакыру билеты өләшәчәк. Ул билетларның берсен парлы кешеләргә язып, Минвәли белән Суфияга китереп тоттырачак! Ә үзен бәхетле ир хатыны итеп тасвирлаячак. Әлегә ул Зөлхәбирә исеме белән булып торсын. Персонажга исем табу ни соң ул?! Исемдәмени хикмәт?! Бәхетле язмыш язачак ул үзенә дә, Булатка да! Күңелендә ныклык! Ныклык белән бергә татлы хыяллар, гамьле иҗат дулкыны ярын керде. Керде дә, серле, тылсымлы дулкынына бөтереп, акрын гына ярга кага бирде... 227 нче бит #ГүзәлГалләмова #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
54
0