11 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Язмыш сынавы"
.Капкадан кергәч, Илдус аптырап туктап калды, бер кабыкта яткан гәүдәгә, бер халыкка карады. Мәетнең баш очында басып торган, кайгыдан кара янган Гариф абзыйны күргәч, йөрәге кинәт жу итеп алды. Картлар арасыннан берәү: «Илдус, дустың Таһир белән хушлашып кал», дигәч, чайкалып китте, кулындагы үсентеләре җиргә тәгәрәде. «Булмас, бу мөмкин түгел, ышанмыйм», – диде ул акрын гына. Йөзен карамакчы булып, мәетнең башына үрелде, кемдер аның кулыннан тотты: «Кирәкми, ачма, ул янып беткән», диде. Илдус калтырана-калтырана Таһирның аяк очына тезләнде. – Я Раббем, ни өчен аны? Ник мине түгел, ник мине алмадың улым янына? – Илдус башын кочаклап үкси-үкси елады, аны беркем дә тыймады…66 бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадырова #Язмышсынавы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
53
0