
10 көн
#Әдәбимарафон2025 10 нчы көн. Акъәби урам тәрәзәләре ябык, әрем себеркесенең исе аңкыган салкынча өенә керде, сәке түренә бөкләп куйган ястыгын җәйде дә, бисмилласын әйтеп, сырган юрган белән ябынып, бөгәрләнеп кенә ятты. Аның бик җылынасы килә иде. Ятып күзләрен йомуга, ул, салкын бер чоңгылга баткандай, башта туңып китте, кымырҗып, акрын гына калтырана башлады. Күпмедер вакыттан соң бераз гына җылынган кебек булды, ләкин тәмам эреп, изрәп китә алмыйча, ярым уяу, ярым йокылы хәлдә һаман бөрешеп кенә ята бирде. 179 нчы бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Чаллымарафончылары #Чаллыкитапханәләре #ӘмирханЕники #Әйтелмәгәнвасыять
113
0