Т.Гарипова."Илекәй"
10 нчы көн. #әдәбимарафон2025 Шушы җирдә, тауга менеп җиткәч, ак каеннар, аккош канатына охшаган сызык ясап, икегә аерылды - алда түбәләре белән брлыт айкап, зур бер түгәрәк ясап күккә ашкан таулар дөньясы балкыды. Һушны алырлык, акылдан язарлык матурлык! - Рәхим итегез , Илекаевлар! Илегезгә китереп җиткердем! - Йөзеннән елмаю китмәгән. Илекәй олатасына карады: - Кайда туктыйсыз? - Өйгә алып бар, - диде Нурулла. - Аш салырга кирәк. Учак ягарга. Син кайт, балам. Кеше автомобилен алып киттек бит... Йә эзләп чыгарлар... - Ярый, ярый, олатай. Әзрәк ярдәм итим. Балта алганмын, ичмасам, җитәрлек утын кисеп биреп, су алып кайтыйм. - Илекәй... - диде Гыйндулла. - Илекәебез, саумы?! - диде Әхмәтҗан. 204 нче бит. #ТатарстанКитапНәшрияты #ТаңчулпанГарипова #Илекәйповесть #Нурлатмарафончылары #ТатнетныҮстерүФонды #МиллионТатар #58нчетөркем
56
0