Көтеп узган гомер

Көтеп узган гомер

Рушания белән Игорь күпер өстенә чыгып бастылар. Аста киң булып җәелеп, Инзир елгасы ага, әле бозлар да эреп бетмәгән. Инзир елгасының ике ярына урнашкан авылын танырлык та түгел. Рушания тирә-якны күзләре белән айкады, таныш җирләр эзләде. Кайчандыр ул ташлап киткән Инзир гүгел иде бу. Зур-зур, берсеннән-берсе яңа йортлар. Ул үзенең туып-үскән өен дә кайдан эзләргә белмичә аптырап калды. Инзир елгасына якынрак урамнарны әллә ничә әйләнделәр. Рушания һәр өйнең тәрәзәсенә һәр кешесен танырга тырышып карады. Ни таныш кеше, ни таныш өйне таба алмады.

Тэглар:

52

0