Айшанур

Айшанур

Тезләнмим мин, - диеп борын чөймә, Тезләндерә язмыш кемне дә. Тәкәбберлек басса күңелеңне, Тезләнерсең үзең сизми дә. Баш имә син, ялагайланма, Беркемгә дә тәлинкә тотма. Әгәр хата җибәргәнсең икән, Борын чөймә, гафу син сора. Әти-әни күңелен, син, калдырма, Көчсезләрне берүк рәнҗетмә. Өлгергәнсең икән рәнҗетергә, Соңга калма гафу үтенергә.

Тэглар:

49

0