10 нчы көн. Күләгәдә. Чыңгыз Мусин.

10 нчы көн. Күләгәдә. Чыңгыз Мусин.

10 нчы көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Күләгәдә Күңелемдә зур хыяллар, Зур өметләр өермәсе. И күңелем, бу хыялый Бәхеттән йөз чөермәче. Тирә - ягым шау чәчәктә, Күләгәдә җиләс һава. Күңелемдә зәңгәр күктән Нурлар булып бәхет ява. Карт алмагач яшь чәчәктә, Кайрылары кутырлаган. Бу ышыкта кенәр генә Хыялланып утырмаган. Бер уйласаң, көлке кебек, Карт күңелдә нинди өмет? Тик шулай да йөрәгем яшь, Гүя үзем үсмер егет. Якты уйлар, татлы хисләр Баштан уза бер-бер артлы. Җанда җырым бөреләнә,- Күгем аяз, уем татлы. #ИжБуендаКалаЭзләрем #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЧыңгызМусин #Күләгәдә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты # Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

276

0