Гөлнара Хәйдәрова "НӘНИ ӘКИЯТЛӘР"
📚❄️ XXX әдәби марафон ~ 10 нчы көн ~ Шамгунов Эмир ~ 3 яшь 🧸 МИНЕМ УЙНЫЙСЫМ КИЛӘ (дәвамы) Менә бүген дә, балалар бакчасыннан кайтканда, Булат әнисен уенчыклар кибетенә алып керде. Малай үзенә ошаган машинага үрелде. Ә машина выңылдатып, кибет эченә кереп китте. Булат аптырап калды. Ул кәрзингә өеп куелган тупларның берсен алмакчы булды. Тик алар да төрлесе төрле якка сикерде. Кинәт кибетнең иң уртасында торган зу-ур роботның күзләре кабынды. - Бу-лат! - диде ул усал итеп. - Син у-ен-чык-ла-рың-ны җы-я бел-ми-сең и-кән. Баш-ка бер у-ен-чык та си-нең ө-е-ңә кил-мә-я-чәк. Малай, күңелсезләнеп, әнисе белән өйгә кайтып китте. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты
56
0