Гөлүсә Нугаева "Купшы Кышбикә"
10 нчы көн. #әдәбимарафон2025 Ничек матур тәңкә карлар ява, Тирә-якны күмеп ак төскә. Күбәләктәй бөтерелеп оча, Куыш уйнап алар биектә. Урмандагы чыршы агачлары Бураннарга кереп күмелгән. Гүзәллеге, шул аклыгы өчен Кышны кәләш белән тиң күрәм. Әй, Кышбикә! Назлы кәләш сыман, Купшылыкны бигрәк сөясең. Шуңамы соң өйләр кыегына Балитәкләп карлар эләсең? Тәрәзәдәге килен челтәренең Бизәгеннән әллә көнләшеп, Йөз мең төрле бизәк төшергәнсең, Көч түккәнсең армый төнләтеп. Шәл кабарта торган бураннарың, Үзәкләргә үткән җилләрең, Җырлап кала торган кар көртләрең- Сагындыра җәйнең гөлләрнең. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәНугаева #ЕупшыКышбикә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
57
0