10нчы көн. Лилия Закирова. Язылмаган китап.

10нчы көн. Лилия Закирова. Язылмаган китап.

10нчы көн #әдәбимарафон2025 ...Күрмисеңме, мин арып кайттым! Юк-бар белән баш катырма әле. Кызлар кебек кәгазь буяп утырганчы, урамда малайлар белән туп тибәр идең ичмасам, - диде дә, рәсемгә күз дә салмыйча, аш бүлмәсенә кереп китте. Малайның күзләренә яшь тулды. Елап җибәрмәс өчен, ул телен тешләде һәм, башын аска иеп, үз бүлмәсенә атлады. Ирексездән аккан яшь тамчыларын йодрыгы белән ышкый-ышкый, рәсемне вак-вак кисәкләргә ертты. Өстәлдәге карандаш, буяуларны чүп чиләгенә ташлады. Күңеленә кадалган авыр ташны баса алмыйча, капланып урынына ятты да нәни йодрыклары белән мендәрне дөмбәсләде. Ул кызлар кебек түгел, түгел! Улын юатырга кергән әнисенең җылы сүзләре дә күңелендәге үпкәне эретмәде. Үскәч рәссам булу теләге шул көнне авыр үпкә хисе астына күмелеп калды. Башкача малай рәсем ясамады... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛилияЗакирова #Язылмаганкитап #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

66

0