Унынчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Гөлчирә Галимова "Парлы ялгызлар"
Ләкин син мине хәзер аңлыйсындыр, син дә бит балаңның бәхетен сайладың, явыз дошманыңның гаиләсе белән туганлашсаң да. Мин дә шулай улым киләчәген сайлаган идем. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә, сине чын йөрәктән хөрмәт итеп Хәйдәр абыең», - диелгән иде. Нәфисәнең күзенә яшь җыелды. -Менә минем кадерлем тагын елый… Ни булды? - дип, Камил Нәфисә янына килеп басты. Мин шатлыктан елыйм, Камил, шатлыктан. Ниһаять, мин дә үз бәхетемнең кайда икәнен аңлап бетердем, тик соң дип кенә куркам. -Хисләрне аңлау беркайчан да соң түгел, кадерлем. Аларны саклый белергә генә кирәк. Бер-береңне аңлау, бер-береңнең яратуын белү - иң зур бәхет. Ә безнең әле вакыт бар, без яңа тормыш сукмагына килеп бастык кына. Камил Нәфисәне кочагына алды, ә Нәфисә аның күкрәгенә башын куеп, беренче тапкыр үзенең бик бәхетле икәнен аңлады....211 нче бит #ГөлчирәГалимова #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш #44
59
0