![Һәркемгә бер кояш](/image/n/660a77beb13be7d594706977/1736515913226l1.webp)
Һәркемгә бер кояш
Кызым, кояшым, кил әле, кочаклыйм үзеңне! – дия-дия, сумкамда йөргән нәзек кыллы пумала белән каплы буяуны алып, балама суздым. – Күр әле, нинди матур буяулар алдым үзеңә! Кызымны «эретә», бер урынга «кадаклап» утырта торган бердәнбер чара – рәсем ясау. Алайса, бөтерчек белән бер ул, аз гына да күздән җуя торган түгел. Кулына каләм яки пумала алса гына башка дөньяга чума. Кайчак аның рәсемнәренә карыйм да, әллә соң мондый балалар бездән күпкә акыллырак микән, без күрмәгәнне күрә, без тоймаганны тоя, без белмәгәнне белә микән, дип уйланып торам. Рәсемнәрендә – шулкадәр яктылык, аларда – кеше дә табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Аларда кеше кояшның үзе булып елмая, йолдыз булып көлә, гөнаһсыз ак болыт булып йөзә, ап-ак чәчәк таҗы булып җилдә бөтерелә. Кызым ясаган рәсемнәрдә мин гөрләп-күкрәп торган тормыш күрәм. Сабыемның күзләренә дөнья менә шундый аллы-гөлле төсләрдә күренә! Кем белә, бәлки без яшәгән дөнья асылда да нәкъ шундый төсләрдә чагыладыр ул? Безнең күзләр генә кара тасма белән бәйләнгәндер дә ихтыярсыз шул каралыкны гына күрергә мәҗбүрбездер... Эх, кызымның шушы рәсемнәреннән кечкенә генә бер күргәзмә ясарга иде! «Кояш» балаларының кояшлы күңелен башкаларга да күрсәтергә иде!.. (97-98 нче битләр)
59
0